Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга слесарь-сантехник, экскаватор машинисты, педагог-оештыручы һәм башка һөнәрләр тәкъдим ителде

Лениногорск Мәшгульлек үзәге эш эзләүчеләр өчен ярминкә уздырды.

Анда Лениногорскиның 9 предприятие-оешмасы катнашты. Лениногорск үзәк район хастаханәсе, 5нче мәктәп, Мәдәният сарае, Лениногорск җылылык челтәрләре предприятиесе, «Рословнефтекомплект+»,«ТЭК-Нефтесервис»,«Витязь» һәм башка предприятиеләр эш урыннары тәкъдим итте.

Оешма-предприятиеләргә логопед, мастер, педагог-оештыручы, кече шәфкать туташы, җылылык челтәрләрен тәэмин итү буенча слесарь, маляр, экскаватор машинисты, аш пешерүче, электр монтеры, элект-газ белән эретеп ябыштыручы, машина йөртүче, монтажчы, санитарка, урам себерүче, кухня эшчесе, слесарь-сантехник кебек һөнәр ияләре кирәк.

Эшсезләр ярминкәсенә 48 кеше килгән, шуның 39ы – хатын-кызлар, 12се – пенсия яшендәгеләр. 5 кеше эшкә юллама ала.

Әңгәмә барышында эш бирүче вәкилләр вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга таләпләр белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

 

фото: ЦЗН Лениногорск

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев