Лениногорскилыларга яңа атнага Йолдызнамә (13-19 август)
13 — 19 август
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бары уңыш һәм табыш китерә торган эшкә генә алынырга киңәш итә йолдызлар. Ашыгыч карарлар кабул итүдән тыелып торыгыз. Күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен һәр адымыгызны уйлап ясагыз, һәр сүзегезне үлчәп сөйләгез. Һәр көнгә йомгак ясау уңышлы эш алып баруга этәргеч булыр.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга үз хис-кичерешләрен белгертә башларга киңәш итә йолдызлар. Сөйгәнегез күптән җитди җавап көтә, тәвәкәлләгез. Гаиләле хатын-кызлар атнаны йорт мәшәкатенә күмелеп үткәрер. Җәйнең соңгы аен кояшта кызынып, ачык һавада йөреп, табигать кочагында ял итеп үткәрергә ашыгыгыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә аралашу даирәсен киметеп торырга туры килмәгәе. Соңгы вакытта сез кешеләр белән уртак тел таба алмаудан интегәсез. Һәр сүзне якын алып, тиз кызып китәсез, юк-барга да үпкәлисез, сүз күтәрмисез. Начар гадәтләрдән арыну, ялгыз калып уй-фикерләрне тәртипкә китерү өчен яхшы атна.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларга үткәндәге хаталарны онытып, бүгенге көн белән яши башларга киңәш ителә. Атна уртасы яңа максатлар куеп, яңа тормыш башлау өчен әйбәт вакыт. Ир-атлар сезнең чибәрлеккә мәдхия җырлар. Шуннан файдаланып калсагыз, гомерегезне бәйләрлек тормыш итәрлек кешене очратуыгыз мөмкин.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар үти алмагач бәлки вәгъдә итү кирәкмидер. Эмоцияләрне кулда тотарга өйрәнегез. Югыйсә төпле ышанычлы карарлар кабул итә алмый интегерсез. Кичегезне медитация белән шөгыльләнеп уздырыгыз. Үткәннән гыйбрәт алып, киләчәккә план корып яшәргә өйрәнегез. Атна ахырында гаилә белән ял итәрсез.
КЫЗ (23.08-22.09)ларның шәхси тормышында тиздән уңай якка үзгәрешләр булачак дип вәгъдә итә йолдызлар. Шуңа бәйле кәефегез дә күтәренке булыр, эштә дә яңа үрләр яуларсыз. Күңелне тырнап торучы хис – балалар. Ярдәм итәсегез килсә балаларыгызга остаз түгел, якын дус булырга тырышыгыз. Шулчакта проблема уңай якка хәл ителер.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр бу атнада ялганга ышанып, мошенниклар корбаны булырга мөмкин. Һәр мәгълүматны тикшереп кабул итегез, документлар белән эш иткәндә сак булыгыз. Сәламәтлеккә игътибарны юнәлтү яхшырак. Хәтта табиб белән киңәшләшү дә комачау итмәс. Ялларда табигатькә пикникка чыгарга тырышыгыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар өчен ай уртасы гадәттәгедән дә яхшырак уңышлырак булыр дип фаразлана. Ял алсагыз һичшиксез диңгезгә барыгыз, һичьюгы табигать кочагына чыгу да уңай нәтиҗә бирер. Беренче карашка табышлы күренгән тәкъдимне кабул иткәнче җентекләп уйларга киңәш ителә. Югыйсә алдануыгыз ихтимал.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларның атнасы энергетик яктан тыгыз продуктив булыр диелә. Үз эшен уйлап, һәр көнен планлаштырып эшләгән кешегә уңыш елмаер ди йолдызлар. Проблемалар тууга да хәл итәргә тырышыгыз. Калган эшкә кар ява дигәнне онытмаска киңәш ителә. Яллар якыннарыгыздан кичерү сорау, туганлык мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен уңайлы.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрнең атнасы туганнар белән араларны көйләп-җайлап үтәр. Сишәмбе аеруча да хисләр ташыган, үпкәләшү ызгышу хисе ташыган көн. Сәламәтлегегез дә игътибар сорый булса кирәк. Хроник авыруларның көчәеп китүе мөмкин. Җәен дә инфекция эләктерү куркынычы яный, гигиена кагыйдәләрен үтәргә тырышыгыз.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар өчен әлеге атна бернинди үзгәрешсез, тыныч гармониядә үтәр. Якын туганнар белән тормыш хакында фәлсәфә корырсыз. Интеллектуаль үсеш таләп иткән эш табыш китермәс. Бу атнада җитди эшкә алынмау хәерлерәк булыр. Кичләрен тозлы суда юыну, релаксация һәм йога белән шөгыльләнү яхшы булыр.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларга эштә тәртип урнаштыру артык булмас. Югыйсә барлык эш өелеп, бернигә дә өлгермәвегез мөмкин. Үткәндә бик якын кадерле булган кеше белән кабат очрашуыгыз ихтимал. Мөнәсәбәтләрнең кай якка үсүе бары сездән тора. Хисләрегез сүнмәгән булса, тәвәкәлләгез. Икенче тапкыр мондый мөмкинлек килеп чыкмаска да мөмкин.
Магнитлы көннәр
14 август 22.00-00.00
16-20 август 8.00 – 21.00
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев