Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа эш атнасына Йолдызнамә

26 ноябрь — 2 декабрь

КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен көзнең соңгы атнасы гаять яхшы булыр дип фаразлана. Иҗади идеяләрегез ташып торыр, конкурентларга юл куймассыз. Эмоциональ булуыгыз бераз эшкә комачауларга мөмкин әлбәттә. Тик үзегезне кулда тотсагыз, барын да җиңеп чыгарсыз. Кызыклы проектларны кулдан ычкындырмагыз. 


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар карьера ясау белән мәшгуль. Авыр проектлар һәм өстәмә йөкләмәләрне оста башкарып чыгуыгызны җитәкче югары бәяләр. Авыр вакытларда партнерлар һәм дуслар киңәшенә таяна аласыз. Эшлекле документлар тутыру өчен дә уңышлы вакыт. Атнаның икенче яртысында арыганлык хисе тоярсыз. 


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр хезмәттәшләре белән берлектә эшләргә өйрәнер. Мөһим карарлар кабул иткәндә башкалар фикеренә дә колак салыгыз. Конфликтларны ел ахырына кадәр бетерергә тырышыгыз.  Шулай ук атна эш алыштыру өчен дә яхшы. Файдалы контракт төзү, яхшы керем алу мөмкинлеге туар, файдаланып калыгыз. Ялларда сәламәтлекне ныгыту комачау итмәс.


КЫСЛА (22.06-22.07)лар арыган, талчыккан булса да иҗатта яңа үрләр яулар, уңыш казаныр дип ышандыра йолдызлар фаразы. Әмма җитәкче һәм хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләр элеккечә киеренке килеш калыр. Бераз ял алып, кыска вакытлы сәяхәткә чыгу яхшырак булыр. Кеше проблемасына кагылмыйча тыныч кына эшләү әйбәтрәк.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның бар нәрсәгә көче һәм энергиясе ташып тора. Һәр өлкәдә үз сәләтегезне күрсәтә алачаксыз. Җиң сызганып эшләгез, сезгә бары алга дияргә генә кала. Атнаның беренче яртысы гаилә мөнәсәбәтләрен җайлау, гармония урнаштыру өчен отышлы. Икенче яртысында партнерлар белән уртак тел табарга туры килмәгәе. 


КЫЗ (23.08-22.09)лар бу атнада финанс хәлен стабильләштерү белән мәшгуль булыр. Иҗади якын килү һәм интуициягә таячнып эш итү нәтиҗә бирми калмас. Атнаны сөйгән ярыгыз белән араларны җайлауга багышлау күпкә уңайлырак. Яңа мәхәббәт куерту әлегә кирәкмәс. Эштә игътибарлырак булыгыз. Стресска каршы витаминнар кабул итегез.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр өчен атнаның беренче яртысы туганлык җепләрен ныгыту, дуслар белән очрашу, фикердәшләр белән киләчәккә план кору өчен яхшы. Кыска вакытлы сәяхәтләр нәтиҗәле булыр. Ә менә чит илгә баруны бераз кичектереп торырга туры килер. Күптәнге хыялларыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге туар. 


ЧАЯН (24.10-22.11)нарның иммунитеты какшап тора. Психологик тайпылышлар күзәтелүе мөмкин. Бәлки табибка күренеп карарсыз. Хис-тойгыларга таянып эш итмәгез, һәр адымны акыл белән уйлап ясау көтелгән нәтиҗәне бирер. Көтелмәгән күңелсезлекләрне булдырмас өчен ашыгыч карарлар кабул итмәгез. 


УКЧЫ (23.11-21.12)лар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Әлеге атна эшлекле киңәшмәләр үткәрү, фикердәш дуслар табу, файдалы танышулар һәм иганәчеләрне барлау өчен уңышлы. Җитәкчегезгә үзегезне яхшы яктан гына күрсәтергә тырышыгыз. Атнаның икенче яртысы киеренке узар. Эш кәгазьләренә игътибарны арттыра төшегез. 


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр карьера ясап калырга тырышыр. Хезмәттәшләрегез һәм дусларыгыз һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бар эшне дә үз өстегезгә генә алырга тырышмагыз. Коллективта эшләү күпкә уңайлырак. Ялларда акча чыгымы көтелә. Һәр нәрсәгә ышарнырга тырышмагыз, югыйсә мошенниклар кулына эләгүегез ихтимал.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларга атнаның беренче яртысын эштә үткәрергә киңәш итә йолдызлар. Дөрес билгеләнгән максат, планлы эш алып бара белү нәтиҗә бирми калмас. Тырышлык нәтиҗәсе – карьера үсеше һәм югары хезмәт хакы. Атнаның икенче яртысында мөһим эшләр планлаштырмагыз. Киресенчә ял итегез. 


БАЛЫК (19.02-20.03)ларга бу атна кискен үзгәрешләр белән истә калыр. Бар нәрсәне яңабаштан башлау мөмкинлеге туар. Атна уртасына кадәр барлык әҗәтләрегезне биреп бетерегез. Атнаның икенче яртысында әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел таба алмый интегерсез. Пратнерлар белән конфликтка кермәскә тырышыгыз. 


Магнитлы көннәр көтелми

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев