Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларны скандинавча йөрешкә кушылырга чакыралар

Скандинавия йөреше – ничә яшьтә булуга карамастан, тормышларын спорттан башка күз алдына китерә алмаучылар өчен иң кулай төр.

Аның белән шөгыльләнү өчен махсус заллар да, югары бәядәге спорт җиһазлары да кирәк түгел.

Лениногорскида физкультура-спорт сөючеләрне скандинавия йөреше төркеменә дәресләргә  чакыралар.  Аның программасында разминка, махсус таяклар белән дөрес итеп йөрергә өйрәтү, йөрү, буыннар һәм тән сузылышы өчен күнегүләр бар.

Дәресләр бушлай үткәрелә. 

Кызыксынучыларны урман паркы бию мәйданчыгында һәр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә  иртәнге 8  дән 9.30 га кадәр көтәләр.  Дәресләр һава торышының нинди булуына карамастан, даими үткәрелә. 

Дәресләр өчен уңайлы спорт һәм аяк киеме, салкын һавада перчаткалар кирәк булачак. Үзең белән скандинавия йөреше өчен таяклар, шешә белән су һәм яхшы кәеф алып килү җитә.

Скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә теләүчеләр 8904-760-57-07 телефон  номерына шалтырата ала.

 

фото: Фәридә Усмановадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев