Лениногорскиның "Айсылу" балалар театры картлар йортында спектакль күрсәтте
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның "Айсылу" балалар театры картлар йортында спектакль күрсәтте

10 декабрьдә "Айсылу"театры  картлар йортына спектакль белән барды.

- Күңелләр тулды. Берсеннән берсе уздырып,  елый-елый тормышларын сөйләргә тотындылар. Балаларны мактап, тын да алмый тыңладылар. Балалар сыман спектакль барышында да үз фикерләрен әйттеләр. Бөтен теләгем (Ходайдан сорый-сорый кайттым): картлар йортында яшәргә Аллаһы язмасын. Балалар мәрхәмәтле булсын, дидем. Сәламәтлектән  беребезне дә аермасын. Балалар да тып-тыныч булды .Алар да уйланды, - дип уртаклаша кичерешләре белән "Айсылу" театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова.

автор фотолары


Нет комментариев