Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына акчалата түләү бирелә

 Пенсия фонды  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган түләүне бирә башлады. 


 Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, 1941-1945 еллар вакыйгаларында турыдан-туры катнашкан гражданнарга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче бу акчаны пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә апрель аенда ук күчерә.

Лениногорскида Җиңү көненә ел саен бирелүче әлеге  түләүне 11 ветеран  һәм  физик мөмкинлеге чикләнгән дүрт кеше  алачак. Түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагындагы мәгълүматлар нигезендә гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка башкарыла.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм сугышта катнашучыларга бер тапкыр түләнә торган түләүләр Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның  Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.
 

фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев