Лениногорскиның "Беркут - 2" командасы беренче урынны алды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның "Беркут - 2" командасы беренче урынны алды

Әлмәттә ДОСААФ автомәктәбе базасында биш төрле ярыш буенча хәрби -гамәли төбәк ярышлары узды.

 

Ярышларда Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләреннән  егетләр һәм кызлар катнашты. Балалар граната ыргыту, тартылу, пневматик винтовкадан ату, дротиклар ыргыту, автомат җыю-сүтү буенча көч сынаштылар.

Лениногорск данын 4 команда яклады: 2 нче мәктәп, ДОСААФ, Беркут-1, Беркут-2 командалары.

Нәтиҗәдә, беренче  урынга -Беркут - 2 (Лениногорск) командасы лаек булды.

Икенче урында Түбән Кама ДОСААФ

Өченчедә - Зәйнең 6нчы мәктәбе.


Нет комментариев