Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның "Шура хуран" ансамбле "Уяв" бәйрәмендә катнашты

Татарстанның Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында «Уяв» республика чуваш мәдәнияте бәйрәме билгеләп үтелде, анда Мәдәният сараеның "Шура хуран" ансамбле дә катнашты.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, КПРФ партиясе Үзәк Комитеты рәисе Геннадий Зюганов, Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Татарстанның Чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе Дмитрий Самаренкин һ.б. дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре төп мәйданның кунаклары булды.

Быел чуваш шагыйре Петр Хузангайның тууына 115 ел. Сихтермә-Хузангай - шагыйрьнең туган авылы. Быел бәйрәм шагыйрьнең биографиясенә һәм иҗатына, шулай ук чуваш милли мәдәниятен чагылдыручы үзенчәлекләргә  басым ясалды.

Бәйрәмдә Лениногорскиның чуваш ансамбле  "Шура хуран" (Мәдәният сарае ансамбле) катнашты. Ансамбль  солисты  Валентина Гаврилова Татарстан Халыклары Ассамблеясының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

П. Хузангайга багышланган шигырь фестивалендә "Салам" ансамбль вәкиле Софья Андреева да катнашты. Диплом алды.

  •     «Уяв»  -  чуваш халкының милли бәйрәме. Үзенчәлекле мәдәниятне саклануга һәм милли традицияләрне ныгытуга юнәлтелгән комплекслы мәдәни-массакүләм бәйрәм. Ул 1940 елларда үткәрелә башлаган, беренче республикакүләм «Уяв» 1993 елда узган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев