Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсе Бөек Ватан сугышының 76 еллыгы уңаеннан, түләүләрне башкаруга кереште.
Бер тапкыр түләнә торган 10 мең сум күләмендә акча Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына (1941 -1945 еллардагы сугышта турыдан-туры катнашы булганнарга) апрель аенда түләнә башлаячак.
- Лениногорск шәһәре һәм районында әлеге түләүләрне 21 ветеран алачак, - ди Лениногорск Пенсия фонды идарәсе начальнигы Айгөл Исламова. – Шуларның дүртесе – Бөек Ватан сугышы инвалиды, калган 17се – сугышта катнашучылар. Түләү алу өчен гариза язарга кирәкми, Пенсия фондында булган мәгълүматлар аша түләнәчәк, - ди ул.
Исегезгә төшерәбез: Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бер тапкыр түләнә торган акча Россия Президенты В. Путинның 2019 елда, 24 апрельдәге Указы нигезендә башкарыла.
Нет комментариев