Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның яшь чаңгычылары үзара көч сынашты

Лениногрскиның чаңгы спорты мәктәбе үзендә тәрбияләнүчеләрнең узара бәйгеләрен дә бик еш үткәреп тора. Яшь спортчылар үзләрен, бер-берсен сынап карау, тәҗрибә туплау өчен мондый ярышларда теләп катнашалар һәм аларга бик җитди карыйлар.

Узган якшәмбе көнне лесопарк зонасында чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбенең ачык беренчелеге булып узды. Традицион ярышлар программасына 1, 2, 3, 5 һәм 10 километр арага, ирекле стильдә  йөреп узышу  кертелгән иде.

Узышлар көнне һава торышының  аяз, салкынның да чамалы гына булуы, чаңгычыларга куәт биреп торгандай булды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, 2012 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Булат Шакиров, Салават Габидуллин, Кәрим Сәхапов җиңүче булдылар.

2010- 2011 елгы төркемнәрдәге малайлар арасында  Кәрим Галиев, Дамир Нуртдинов, Азат Минһаҗев , кызлар арасында  Аделина Вафина, Камилла Щербакова һәм  Виктория Манакова иң көчлеләр булды.

 2008-2009 нчы елда  туган егетләр төркемендә  Антон Рыков, Нияз Хамматов, Андрей Архипов,  кызлар арасында Камилә Нагиева, Кристина Муравьева, Дарья Уланова аерылып торды.

Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Әмма иң мөһиме, барлык катнашучылар да, нинди урын алуларына карамастан, күтәренке күңел һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев