Лениногорскиның яшь талантлары бөтенроссия фестивалендә лауреат булды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның яшь талантлары бөтенроссия фестивалендә лауреат булды

Казанда 1-2 декабрь көннәрендә балалар, яшүсмерләр һәм зурраклар өчен "Вытворяй" бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды.

Фестиваль башкаланың  "Юность" Мәдәният сараенда үтте.
Лениногорскидан "Талант" вокал студиясеннән   Камилла Фәттахова белән Раяна Мортазина катнашты . Кызлар "Эстрада вокалы. Беренче адымнар:4-6 яшь" номинациясендә лауреат булды. Камилла ике номинациядә 1 дәрәҗә лауреат, Раяна 3 дәрәҗә лауреат булды.
Кызларның җитәкчеләре Рәмзия Галимова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Котлыйбыз, уңышлар телибез киләчәктә дә.

фото:http://leninogorsk.tatarstan.ru


Нет комментариев