Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 11нче янгын сүндерү-коткару частенә – 70 ел

Татарстан буенча «ДП ФПС ГПС идарәсе»нең Әлмәт филиалы отряды районның нефть объектларын саклый һәм 66нчы янгын сүндерү часте белән торак пунктларга янгыннар сүндерүгә чыга.

Документлар буенча, 1954 елның 1 июле 25нче Хәрби Янгын Сүндерү Командасының (ВПК) оешкан көне булып санала. Ул Яңа Писмәндә, Ромашкинода, Шөгердә нефть-промыселларын һәм резервуар паркларны сакларга дигән максат барлыкка килгән.

1957 елда 25нче хәрби янгын сүндерү командасы 11нче хәрби янгын сүндерү часте дип үзгәртелә, хәзерге 11нче янгын часте (ПСЧ-11).

2001 елдан янгын сүндерү частен Ленар Тәлгать улы Чумарин җитәкли. Үзенең остазы дип Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Галкинны саный. Ленар Тәлгатович хезмәттә иң мөһиме – эшне төгәл башкару, ди. Ул эшләгән чорда янгыннар саны азайды, янгын деполары биналары үзгәрде, аерым постта клубка ремонт ясалды, анда чаралар уза. 25нче хәрби янгын сүндерү командасының беренче начальнигы Иван Аверин иде.

Аннары төрле елларда төрле җитәкчеләр булды: Сәгыйть Атнагулов, Виктор Копышев, Виктор Силяков, Минсолтан Садыйков, Константин Черников, Рафаил Гиматдинов, Владимир Никитин һәм Мәҗит Бәдретдинов – җитәкчелектә эшләде.

Бөек Ватан сугышы катнашучылары да шинельләрен салып, безнең янгын сүндерү частенә эшкә килделәр. Кузьмин М.И., Степанец Е.В., Звонарев О.Г., Макеев И.Н., Роднин А.В., Ситников М.А., Сергеев Ф.Г., Степанов П.Н., Урывалкин Н.С., Хасаншин М.Х., Маценко И.Ф., Косолапов А.А., Валеев К.К., Вацков Н.Е., Каркищенко А.М., Левин А.С., Салахов Я.Ф., Камалтдинов С.Х., Зарипов Х.З., Андреев В.И., Сайфуллин Х.И., Галкин П.С., Ольхин Н.М,  Садыков  М.А., Атнагулов С.Г. – шундыйлардан. Барысы да янгын сүндерү часте хезмәте өчен лаеклы өлеш керттеләр.

66нчы янгын сүндерү часте барлыкка килгәнче, 11нче хәрби янгын часте башта Шөгер районындагы, аннары Лениногорск районындагы янгыннарның төп сакчысы була. Шулай ук Шөгер нефть битум заводында эшкәртелүче битумны саклаганнар. Бу битум белән аэродромнарда бетон плитәләр тоташкан урынга салганнар, торба үткәргечләрне каплаганнар, асфальт юллар төзегәннәр, бу битум Мисырда һәм Кубада Асуан ГЭС плотинасы корпусларында бар.

11нче янгын сүндерү часте тарихында янгыннарны сүндерү буенча героик фактлар шактый. “Янгын сүндерүдә батырлык” медале белән 11нче янгын сүндерү частенең отделение команидиры А. Чураков беренчеләрдән булып бүләкләнгән, аннары Д. Ялунин, В. Лаврентьев алдылар шушы медальне.

Бүгенге көндә дә 11нче янгын сүндерү-коткару часте безнең ветераннар тарафыннан салынган янгын сүндерүчеләрнең буыннар бәйләнешен һәм традицияләрен дәвам итә. Иң мөһиме, безнең янгын сүндерү частенең һәм саклана торган объектларның киләчәк юбилейларына да янгыннарсыз барып җитәрбез дип өметләнәсем килә. Бу безнең эшебезнең асылы-мәгънәсе булып тора.

Наил Гыйльметдинов     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев