Лениногорскиның 12 нче балалар бакчасында үзәк китапханә хезмәткәрләре «Карга боткасы» бәйрәме уздырды
Күңелле бәйрәм узды.
Лениногорск шәһәренең 12 нче балалар бакчасында татар халкының "Карга боткасы" бәйрәме узды. Бу хакта үзәк китапханә хәбәр итә.
Карга боткасы – язгы бәйрәмнәрнең берсе. Борынгы заманда кешеләр язны канат очларында каргалар китерә дип санаганнар, шуңа күрә кар эри башлау һәм беренче инешләр барлыкка килү белән кошлар очып килү хөрмәтенә "Карга боткасы" бәйрәме оештырганнар.
Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре балаларны әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар. Ә малай-кызлар исә яз турында шигырьләр сөйләделәр, кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Әлеге чара күңелле уеннар, җырлар, табышмаклар белән үрелеп барды.
Бәйрәм кунаклары - «әби» белән «Шәвәли» балаларны җылы каршы алдылар.
Бәйрәмнең төп ашы – ботка әзерләнгән арада, балалар "Түбәтәй", "Яшел яулык", "Чүлмәк вату" кебек хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Соңыннан исә, әлбәттә сабыйлар тәмле ботка белән сыйландылар.
фотолар: үзәк китапханәдән





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев