Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның балалар бакчалары нәниләре һәм гимназия укучылары әкият геройлары белән очрашты

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре алар өчен күңелле бәйрәм оештырды.

Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре әби-бабаларыбыз үткәрә торган Нәүрүз бәйрәмен уздырдылар.

Шәһәребезнең 3, 4, 5, 17 нче номерлы балалар бакчаларында һәм шулай ук 11 гимназиядә дә чаралар узды. Бу хакта китапханә социаль челтәрдә хәбәр итә.

Әлеге бәйрәм борынгы гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү, халык йолаларын искә төшерү һәм дәвам итү максатыннан үткәрелде. Әкият геройлары Нәүрүзбикә, Убырлы карчык, Кыш бабай катнашында үткәрелгән театральләштерелгән тамаша татар халкының милли уеннары, җыр-биюләре белән үрелеп барды. Балалар бик теләп «Капчык белән йөгерү», «Аркан тарту», «Капкалы», «Кашыкка йомырка куеп йөгерү», «Көн-төн», «Чүлмәк вату» уеннарында бик теләп катнаштылар. Кыш һәм Нәүрүзбикә арасында узган ярышлар бәйрәмнең иң истә калырлык мизгеле булгандыр мөгаен.

Нәүрүзбикә әлеге ярышларда үзенең булдыклылыгы, җитезлеге, яшьлеге белән җиңеп чыкты. Бәйрәм барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, күңел ачтылар, язның килүенә сөенделәр.

фотолар: https://vk.com/lenskcbs?w=wall-148191948_1157

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев