Лениногорскиның булачак студентлары өчен: нәрсә ул максатчан уку һәм 2026 елдагы үзгәрешләр
Максатчан уку студентларга нинди мөмкинлекләр һәм перспективалар бирә, бу сорауларга Лениногорск Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин ачыклык кертте.
Нәрсә ул максатчан уку һәм укыту?
Максатчан укыту төрле тармакларда кадрлар кытлыгын хәл итүне, предприятие, дәүләт органнары ихтыяҗларына туры килерлек белгеч әзерләүне күздә тота. Аның өстенлеге: бушлай яки ташламалы уку, вузны тәмамлагач, гарантияләнгән эш урыны, укырга кергәндә махсус конкурс һәм социаль ярдәм.
Россия Хөкүмәте квоталарны барлык бюджет урыннарыннан чыгып билгели.
Максатчан укыту белгечләр әзерләү формасыннан гыйбарәт, студент потенциаль эш бирүче белән килешү буенча югары яки урта махсус уку йортына керә.
2026 елдан нинди үзгәрешләр керде?
2026 елдан башлап, максатчан рәвештә укырга җыю системасы процессның үтә күренмәлелеген арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләргә дучар булды. Болар:
- Гаризаларны тапшыруның җиңеләйтелгән процедурасы. Хәзер документларны электрон сервис аша – дәүләт хезмәтләре порталы, шулай ук “Работа в России” аша тапшырырга мөмкин.
- Югары дәрәҗәдәге үтә күренмәлелек. Эш бирүчеләрнең вакансияләре һәм тәкъдимнәре турындагы бөтен мәгълүматны онлайн карап була. Мондый алым һәр абитуриент өчен барлык актуаль мәгълүматтан тигез файдалануны тәэмин итә, студентлар арасында конкуренцияне арттыра һәм кандидатларны сайлап алу сыйфатын яхшырта.
Максатчан укытуда катнашу тәртибе.
Максатчан укыту программасында катнашу өчен берничә этап узарга кирәк:
- Юнәлеш һәм эш бирүчене сайлау: абитуриентлар кабул итү кампаниясе башланган чорда «Россиядә эш» платформасында юнәлеш бирүче оешманы һәм белгечлекне сайлыйлар.
- Дәүләт хезмәтләре порталы аша документлар тапшыру: документлар электрон рәвештә җибәрелә, бу гаризаларны эшкәртүне тизләтә
- Студентларны сайлап алу: комиссия абитуриентларның БДИ нәтиҗәләре буенча алынган конкурс балларын карый (кимендә 190 балл).
- Килешү төзү: студент, мәгариф оешмасы һәм эш бирүче арасында өч яклы килешү төзелә.
- Укуны максатчан квота буенча узу: студентлар бюджет урыннарына заказчы юлламасы буенча укырга керә.
- Чыгарылыштан соң эшкә урнашу: юнәлеш бирүче оешмада ким дигәндә өч ел мәҗбүри эш.
Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә безнең шәһәр һәм район мәктәпләрендә педагогик кадрларга ихтыяҗ зур. Май ае буенча түбәндәге предметлар буенча укытучылар кирәк.
Биология — 5 вакансия
Химия — 7 вакансия
Тарих һәм җәмгыять белеме — 3 вакансия
Информатика — 5 вакансия
Математика — 6 вакансия
Физика — 4 вакансия
Башлангыч класслар укытучысы — 4 вакансия
Рус теле — 6 вакансия
Бу саннар максатчан укыту системасы аша яшь педагогларны җәлеп итүнең мөһимлеген ассызыклый.
Программада катнашучы шәһәр һәм район белем бирү учреждениеләре исемлеге
2025 елда мәгариф учреждениеләре «Россиядә эш» порталында максатчан урыннарга квоталарны актив урнаштыра башладылар. Менә аларның кайберләре:
- 1нче мәктәп – башлангыч класс укытучысына бер вакансия
- 6нчы мәктәп – ике вакансия ( рус теле һәм чит тел)
- 8нче мәктәп - бер вакансия (химия)
2026 елда әлеге программага тагын 4 мәгариф оешмасы кергән:
2нче мәктәп – математика, физика, рус теле вакансияләре
5нче мәктәп – биология һәм химия вакансияләре
7нче мәктәп – рус теле, математика һәм информатика вакансияләре
12нче лицей – физика, башлангыч класс вакансияләре.
Максатчан укытуга квоталар урнаштыру программасын гамәлгә ашыру барышында калган белем бирү оешмаларын җәлеп итү планлаштырыла.
“Шулай итеп, максатчан укыту икътисадның реаль секторы ихтыяҗларына йөз тоткан профессиональ кадрлар формалаштыруда мөһим инструментка әверелә. Абитуриентлар өчен бу сыйфатлы белемне түләүсез алу, ә аннары сайланган эшчәнлек өлкәсендә эшкә урнашу өчен уникаль мөмкинлек. Максатчан укыту системасы белем бирү һәм хезмәт базары арасында баланс тәэмин итеп, квалификацияле белгечләр җитмәү проблемасын хәл итәргә булыша”, - дип ассызыклады Вагиз Санатуллин.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев