Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Долголетие» үзәгендә дәвамлы һәм актив тормышка өндәп торучы булырга тиеш, диләр

Илкүләм “Дәвамлы һәм актив тормыш” проектының сәламәтлек сагында торучы 10 төрле юнәлештәге федераль проекты бар.

Алар арасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү, йөрәк-кан тамырлары, онкология, диабет авырулары белән көрәш, С гепатиты авыруның таралу куркынычын киметү, ашыгыч медицина ярдәмен камилләштерүләр бар. 

Лениногорскиның “Долголетие” үзәге илкүләм проектның “Сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе” юнәлешендә эш алып бара. Бу үзәктә ай саен илледән артык кеше физик сәламәтлеге белән бергә, күңел сәламәтлегенә дә  уңай йогынты ясаучы процедуралар, психология буенча,  хезмәт белән дәвалау һәм тагын бик күп төрле ярдәм ала.

“Долголетие” үзәге ишеген беренче тапкыр монан 14 ел элек ачып кергән Лениногорскида яшәүче Надежда Авдеева болай ди:
“Мин бу сәламәтлек торгызу үзәге турында белми идем. Берзаман шулай җилкә башым авырта башлады, әле ул чакта лаеклы ялга чыккан гына идем. Үзем белгән дәвалау чаралары гына ярдәм итмәгәч, табибка барырга туры килде. Ул миңа “Долголетие” үзәге турында әйтте. Менә шул чордан бирле ел саен монда килергә тырышам. Бу урын, чын мәгънәсендә дәвамлы һәм актив тормыш алып баруга ярдәм итүче җир. Массаж, магнит терапиясе сыман дәвалану курсларыннан тыш, хезмәт ярдәмендә дәвалануга да мөһим урын бирелгән. Мин үзем монда килгәч бәйләү белән аеруча кызыксынып киттем, элегрәк крючок белән вак-төяк бәйли идем. Хәзер үземнең һәрбер киемемнең төсенә туры китереп, сумка бәйләп куям. Ә иң шатландырганы шул: җилкә башым борчымый, бармакларымның бермә-бер җитезләнә төшүен сиздем”,- ди ул.


"Долголетие" үзәге Лениногорскиның  яшеллеккә күмелеп торган Кутузов урамында урнашкан. Монда ишек аллары, урамнар төзекләндерелгән. Янәшәдә генә парк зонасы һәм ике матур сулык бар. Үзәкнең директоры Оксана Богдашкина кешенең физик сәламәтлеге, аның күңеле, җаны тыныч булуга турыдан-туры бәйле булуына чын күңелдән ышануын әйтә:


 “Безнең Долголтие” үзәгенең эше беренче чиратта өлкән яшьтәге һәм  18 яшьтән өлкәнрәк булган инвалид кешеләргә сәламәтлекләрен торгызуда социаль ярдәм күрсәтүгә нигезләнгән. Хезмәт күрсәтү формасы – ярымстационар, бездә сәламәтлекләрен ныгытырга килүчеләр иртән килеп, көне буена төрле процедуралар алалар, ял бүлмәләрендә ял итәләр, хезмәт терапиясе, психолог белән үтә торган төрле сәламәтләндерү чараларында катнашалар, безгә бик еш мәдәният-сәнгать чаралары белән Лениногорск Мәдәният сараеннан артистлар да килә. Бүген менә үзәк китапханә килүен көтәбез, алар да еш кына кызыклы чаралар үткәрәләр. Ай саен 58 кеше 15 көн дәвамында социаль тернәкләндерү курсы уза”, - ди җитәкче. 

Бу үзәктә шулай ук көненә бер тапкыр ашату да бар, кабинетлар һәм бүлмәләр җиһазландырылган, табиб кабинеты, физиотерапия, ЛФК, массаж, ял бүлмәсе, сенсор бүлмәсе, психолог, хезмәт терапиясе кабинетлары, тоз ярдәмендә дәвалану бүлмәсе дә бар. 

“ Өлкән яшьтәге һәм инвалид кешеләрнең сәламәтлеген шулай кайгырту мөмкинлеге безгә илкүләм “Дәвамлы һәм актив тормыш” программасы кысаларында мөмкин булды, ел дәвамында без 800дән артык кеше социаль ярдәм нигезендә  сәламәтлеге ныгыта”,-дип аңлатты Оксана Владимировна.

“Долголетие” үзәгендә сәламәтлеген ныгытырга теләгән кеше башта шул үзәкнең социаль ярдәм буенча белгече Диана Ганиевага килергә тиеш. 

“Беренче очрашуда барлык тиешле булган нәрсәләрне аңлатабыз һәм  үзәк хастаханәгә табибка яисә фельдшерга барырга юллама бирәбез. Хастаханәдән соң кеше социаль яклау бүлегенә бара һәм биредә аның өчен махсус дәвалану курсларының исемлеге төзелә. Өлкән яшьтәге кешегә 1 еллык, ә инвалид булган кешегә, әгәр аның инвалидлыгының вакыты чикләнмәгән булса, 3 еллык юллама бирелә, шушы юллама белән елына ике кабат 15әр көн дәвалану курсы узарга мөмкин”,- дип сөйләде социаль ярдәм белгече Диана Ганиева. 

Узган ел илкүләм “Дәвамлы актив тормыш” проекты кысаларында “Долголетие” үзәгенең “Физик һәм психологик сәламәтлек мәктәбе” проекты Татарстан Рәисе Грантында җиңеп чыккан.

 “Проектның максаты – Лениногорск шәһәре һәм районының өлкән яшьтәге кешеләрен заманча тормыш шартларына җайлаштыру,  социальләштерү, шулай ук аларның физик һәм психологик сәламәтлеген яхшырту иде. Бу вакыт эчендә төркемдә катнашучылар декоратив-гамәли сәнгать, скандинавия йөреше, Агашин тренажеры буенча яңа технологияләр үзләштерделәр. Алар шулай ук табиб, психолог, юрист һәм башка белгечләр белән әңгәмәләрдә булдылар, сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану турында өстәмә мәгълүматлар алдылар. Без шулай ук, бирегә йөрүчеләрнең үз инициативалары буенча хәрби операция зонасындагы сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм әзерләп озаттык, челтәрләр бәйләдек. Эшебезне бүгенге көндә дә дәвам итәбез”,- ди үзәкнең хезмәт белән дәвалау белгече Алинә Усманова.

Исламия Галимова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев