Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсе фольклор кичәгә чакыра
Гореф-гадәтне, милли йолаларны онытмау.
Элек-электән безнең әбиләребез,әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә,кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр.Миллли көйләребезне көйләп,җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, җеп эрләгәннәр. Бу эшләр уен, табышмаклар белән бергә үрелеп барган. Күңелле булган да соң.
Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсе гореф-гадәтне барлау максатыннан фольклор кичә уздыра.
Фольклор кичәнең махсус кунаклары – Куакбаш авылы мәдәният йортының «Дулкын» вокаль ансамбле булачак.
Татар халык традицияләрен карыйсыгыз килсә, үзәк китапханәгә 30 октябрьдә рәхим итегез.
Башлана 14.00 сәгатьтә.
Милли йолаларыбызны,гореф-гадәтләребезне онытмыйча,күңелле итеп бер-беребез белән аралашып яшәсәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев