Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә «Минем тыныч илем» күргәзмәсе ачылды (+бик күп фотолар)

Бу көннәрдә үзәк китапханәне тагын да яктыртып, төрле төсләргә күмеп, “Минем тыныч илем” (“Моя тихая Родина”) дигән картиналар күргәзмәсе эшли.

Бүген күргәзмәнең ачылу тантанасы узды.

Күргәзмәгә юкка гына шундый исем бирелмәгәндер. Чыннан да, майлы буяулар белән киндергә ясалган картиналарда «кече ватан», ягъни туган як табигате, урман-кырлар, елга-күлләр, чәчәкле болыннар, авыл күренешләре һәм тирә-ягыбыздагы гади кешеләр сурәтләнгән. Әлеге картиналарның авторлары – Түбән Кама рәссамнары, Рәшит Тимириев һәм Фирдәвис Зарипов.

Бу рәссамнар өчен Лениногорск чит түгел, Фирдәвис Зарипов Лениногорск музыка-рәсем педагогика  училищесенда белем алган. Аннары реклама үзәкләрендә рәссам-бизәүче һәм дизайнер булып эшли. Фирдәвис Зарипов шулай ук шәһәр һәм республикакүләм оештырылган күргәзмәләрдә катнаша. Эшләре арасында пейзажлар күп.

Икенче рәссам - Рәшит Тимериев Лениногорск педагогика училищесына укырга керергә дип имтиханнар тапшыра, ләкин күңел туган якка тартылды,  “Имтиханнарны уңышлы тапшырдыгыз”, дигән язу килгәч, бармадым укырга, дип сөйләде ул. Ршит Тимериев күп җирләрдә дизайнер булып эшли Казан шәһәрендә тимер юл фасадын, Актүбәдә (Казахстан) мәчет, Болгар цивилизациясе музеен (Болгар) бизәүдә катнаша.

2000 елдан рәссам үзен бары иҗатка багышлый. Республиканың төрле шәһәрләрендә аның күргәзмәләре уза. Автор рәсемнәрен реализм манерасында ясый.

Ике рәссамның хезмәттәшлеге Татарстан Рәссамнар Берлегенә кабул ителгәч башлана. Алар бик күп пленэрларда, күргәзмәләрдә катнашалар. 

Күргәзмәне ачу тантанасына махсус Казаннан Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев кайткан иде, ул күргәзмәне оештыручы да булып тора.

 Мөдәррис Минһаҗев әлеге рәссамнар: Рәшит Тимериев һәм Фирдәвис Зарипов белән озак еллар бергә хезмәттәшлек иткәннәр, иҗатташ дуслар булган икәнлекләрен әйтте.

“Лениногорскиның китап илендә – Тукай исемен йөрткән китапханәдә мәртәбәле күргәзмәнең ачылуына без бик шат. Картиналарны карап чыктым, алар тирән эчтәлекле, милли рухта. Китап укучы дусларыбызны әлеге картиналар күңел дөньясын баетыр, аларны матурлыкка чакырыр. Рәссамнар үзләре дә Лениногорскины яраталар, аның табигатенә сокланалар. Китапханә хезмәткәрләренә дә зур рәхмәт”, - диде Мөдәррис Минһаҗев.

Ул Саба ягының талантлы кешесен – Миннислам Кәримовны да кунак буларак алып килгән, ул исә гармунда өздереп уйнап, җыр башкарды.

Сәнгатькә, көйгә, музыкага тартылган композитор, шагыйрә Гөләндәм Кәбирова рәссамнарның хезмәтен югары бәяләде. “Мин рәссамнар кебек, картиналарга карата эпитетлар әйтә белмим, ләкин бу картиналарга карап, үзләре аша чынбарлыкны үткәреп, күңелен биреп, матур төсләргә керткән чын сәнгать әсәрләре тудырганнар. Картиналарда күренешләр шулхәтле оста ясалган”, - диде һәм үзенең матур җырын бүләк итте. 

Күргәзмәгә Лениногорск рәссамнары килде, алар Рәшит Тимириев һәм Фирдәвис Зариповка эшләре, картиналары өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук биредә Лениногорск педучилище студентлары да катнашты.

Лениногорскилылар һәм шәһәребез кунаклары картиналар күргәзмәсен эш көннәрендә 8.00дән 19.00 сәгатькә кадәр, якшәмбе көнендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр килеп карый ала. Күргәзмә 24 апрельгә кадәр эшләячәк.

Розалия Мостафина фотолары

фотолар ГАЛЕРЕЯ бүлегендә, түбәндә

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев