Лениногорскиның яңа өйләнешкән парлары «Безнең геройларга» акциясенә кушылдылар
Бу хакта ЗАГС бүлеге хәбәр итә.
Лениногорск ЗАГС бүлегендә узган җомга, шимбә гаилә коручы парлар махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау открыткаларына имзаларын куйдылар. Шулай итеп, алар акциягә кушылдылар.
Лениногорск ЗАГСы белгечләреннән открыткалар солдатларга һәм офицерларга җибәреләчәк.
“Бәйрәм алдыннан без хәрбиләрне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйбыз. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге - халыклар бердәмлеге символы. Хезмәтләре, һәм Ватанга тугрылыклары өчен рәхмәт белдерәбез”, - дип хәбәр итә ЗАГС.
фотолар: ЗАГС бүлегеннән



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев