Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның яңа туган балаларына СНИЛС автомат рәвештә ачыла

СНИЛС – шәхси лицевой счетның даими страховка номеры ул

Шәхси исәп-хисапның страховка номеры, ягъни икенче төрле – СНИЛС хәзер яңа туган балаларга автомат рәвештә, ата-аналар мөрәҗәгатеннән башка гына ачыла, бу мөмкинлек 2020 елның июленнән гамәлгә керде.

Бала туганнан соң, аның тууы рәсмиләштерелгәч, мәгълүмат Социаль фондка килә һәм монда СНИЛС документы тутырыла. Андагы мәгълүматлар Дәүләт хезмәтләре порталына әни кешенең шәхси кабинетына җибәрелә.

Лениногорск Социаль фонды хәбәр иткәнчә, быел, шушы көнгә кадәр, ата-аналар мөрәҗәгатеннән башка гына Лениногорскида 294 СНИЛС документы ачылган.

Яңа туган балага документның үзен элеккегечә – Социаль фондның клиентлар хезмәтенә яки Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

Элегрәк документ яшел пластик кароточка формасында бирелде. Кемнәрдә әлеге пластик карточка бар, ул да гамәлдә. 2019 елдан карточка урынына Социаль фондның территориаль органы тарафыннан расланган кәгазь формада белдерү кәгазе бирелә.

фото: Лениногорск-информ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев