Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның яшь педагогларына бер тапкыр 20 мең сум акча түләнәчәк

Документ 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керде.

Лениногорск районы башкарма комитеты муниципаль белем бирү учреждениеләренең яшь педагогларына социаль ярдәм сыйфатында бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибе турындагы нигезләмәне раслады. Документ 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керде.

Программа кысаларында яшь белгеч дип 35 яшькә кадәрге педагог санала, ул югары яисә урта һөнәри белем бирү учреждениесенең көндезге бүлеген тәмамлаган һәм районның муниципаль мәктәбе белән беренче тапкыр бер елдан да ким булмаган срокка хезмәт килешүе төзегән булырга тиеш.

Бер тапкыр бирелә торган түләү 20 мең сум тәшкил итәчәк һәм уку йөкләнешенә карамастан, төп эш урыны буенча башкарыла. Аны алу өчен педагог мәгариф учреждениесендә кимендә бер ай эшләргә һәм мәктәп җитәкчесенә гариза бирергә тиеш. Шуннан соң педагог белән мәгариф оешмасы арасында түләү турында язма килешү төзелә.

Документ шулай ук түләүне рәсмиләштерү тәртибен дә регламентлый: мәктәп җитәкчесе боерыкны район башкарма комитетының «Үзәкләштерелгән бухгалтерия»сенә җибәрә, аңа педагогның квалификациясе турындагы документлар, хезмәт кенәгәсе һәм мондый ярдәм чарасының элек түләнмәгәнлеген раслаучы дәлилләр өстәлә.

Түләү срогы документларның тулы пакетын тапшырганнан соң бер ай тәшкил итә.

Яшь белгечне муниципаль мәктәпләр арасына күчергәндә ярдәм чарасы кире кайтарылырга тиеш түгел. Хезмәткәр инициативасы белән бер ел тәмамланганчы эштән азат ителгән очракта, педагог алынган сумманы кире кайтарырга тиеш. Кагыйдәләрнең үтәлешен һәм бюджет акчасын максатчан куллануны контрольдә тоту мәгариф учреждениесе җитәкчелегенә йөкләнә.

ЧЫГАНАК 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев