Лениногорскиның яшь хоккейчылары сезонны яхшы нәтиҗә белән тәмамлады
«Нефтяник 2016» командасы өчен бу ял көннәре чын-чынлап триумфаль булды.
Алар чын көчнең бердәмлектә булуын исбатладылар. Бер турнир: 4 уен – 4 җиңү һәм күптән көтелгән кубок!
25-26 апрель көннәрендә Бөгелмә шәһәренең Боз сараенда 2016-2017 елгы яшүсмерләр арасында Россия Федерациясе халыклары бердәмлеге елына багышланган алкалы хоккей буенча ачык турнир узды.
Турнирда Лениногорск, Бөгелмә, Баулы шәһәрләреннән командалар һәм Уфадан 2 команда катнашты.
Уен бик кискен һәм нәтиҗәле барды. Малайлар үзләренең бердәмлеген күрсәтте. Нәтиҗәдә – беренче урынны алдылар.
Яшь хоккейчыларны һәм ларның тренерын – Сергей Плоховны котлыйбыз.
Яңа сезонга да уңышлар өмет итәбез.
фотолар: Нефтяник хоккей клубыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев