Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Клиентлар хезмәте коллективы бард җыры фестивалендә призлы урынны яулады

Бард җыры (авторлык) республика фестивале Чүпрәле районында узды.

Лениногорск клиентлар хезмәте коллективы Пнсия һәм социаль иминиятләштерү Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәткәрләре арасында Чүпрәле районында узган республика бард җыры фестивалендә катнашты.

«Гаилә» илкүләм  проекты кысаларында оештырылган 21нче фестиваль Татарстанның 9 районыннан талантлы башкаручыларны җыйды. Барлык җырлар да инструменталь озатуга — гитара яки баянга башкарылган.

 9 команда арасында лениногорскилылар мактаулы 3 урынны алдылар. 

Сүз уңаеннан, Лениногорск командасы узган ел да шундый ук нәтиҗә белән чыгыш ясаган иде.

2026 елда безнең команда ике  җыр башкарган – «Я, ты , он, она» һәм  «Вспомните, ребята»

Коллективны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади илһам, уңышлар һәм яңа якты җиңүләр телибез.

 

фото: Ф.Усмановадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев