Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның конгресс бүлекчәсе җитәкчесе һәм милли эшләр буенча методисты төбәкара әдәби фестивальдә катнаштылар

Ютазыда «Урталай бүленгән алма» дип исемләнгән llI Төбәкара әдәби фестиваль узды.

Ул 26 сентябрьдә Ютазы мәктәбендә үтте һәм  Г. Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" әсәренең 90 еллыгына багышланды.

Әлеге чарага Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова,  Лениногорск  мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты Римма Сафиуллина чакырылган иде.

Фестиваль кысаларында төрле мастер-класслар, укучыларының “Ялкын” журналы вәкилләре белән очрашуы, туган тел һәм әдәбият укытучыларының түгәрәк өстәл артында фикер алышу һәм “Гадел Кутуйның иҗатын өйрәнү” темасына фәнни-гамәли конференция булды.

Шулай ук бу көнне “Белем бирү процессында Гадел Кутуй иҗаты" темасына дәрес, дәрестән тыш чаралар уздыру буенча методик эшләнмәләр төбәкара бәйгесенә йомгак да ясалды. 

Әлеге чарада Казан шәһәреннән  мәртәбәле кунаклар да катнашты. Алар арасында Бөтендөнья татар Конгрессының Татарстан республикасы бүлекләре белән эшләү комитетының әйдәп баручы референты Госманова Миләүшә Сәлимгәрәй кызы, Мәгарифне үстерү институтының татар теле кафедрасы доценты Фәттахова Рүзилә Фирдәвис кызы, “Мәгариф” журналының редактор урынбасары Хисматова Лилия Котдус кызы,  "Ялкын” журналы хезмәткәрләре килде, дип хәбәр итә Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова. 

- Фестиваль югары дәрәҗәдә узды. Әлеге мәртәбәле чарада катнашуыма чиксез шатмын. Оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм! – ди Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск оешмасы җитәкчесе Ләйсән Таһир кызы. 

 

фотолар: Л. Рахманова-Шәмсуаровадан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев