Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Медсанчасть янындагы сулыкта ир-ат баткан

Лениногорскиның медсанчасть яны күлендә суга баткан ир-ат гәүдәсе табылган.

Менделеев урамындагы сулыктан, яр кырыенда өскә калкып чыккан, инде  яшәү билгеләре булмаган ир кешенең мәетен коткаручылар отряды тартып алган.

Соңрак ачыкланганча, 1983 нче елгы ир-ат Лениногорскиның Тукай урамы 16 А адресы буенча яшәгән.

Су объектында кеше һәлак булу очрагына бәйле рәвештә, кешеләр һәлак булуны булдырмау, аларның сәламәтлеген саклау максатларында Лениногорск муниципаль районы  гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе сулыклар янында ял иткәндә алкогольле эчемлекләрдән тыелу тиешлеген билгеләп үтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев