Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның нефть техникумы укытучысы Россия Президентының Рәхмәт хатын алды

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Рәхмәт хатына Татарстаннан ике укытучы гына лаек булды.

Лениногорск нефть техникумының гомум белем бирү дисциплиналары укытучысы Татьяна Мадиевага һәм Казанның Идел буе 129нчы мәктәбенең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбетовка 5 октябрьдә Мәскәүдә тапшырылды. 

Укытучылар бу бүләкне илнең профессиональ педагогик берләшмәсен формалаштыруга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен  алдылар.

Бүләкләү чарасы класс җитәкчеләре форумы кысаларында үтте. Форум 3 октябрьдән 7есенә кадәр Мәскәүдә узды, Татарстаннан 70ләп педагог катнашты.

 

Фото: © АНО «Диалог Регионы»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев