Лениногорскиның өлкән яшьтәгеләре республика турнирында сынатмады
Интернат-йортларда социаль ярдәм алучыларның республика шахмат-шашка турниры булып үтте.
Лениногорск шашкачысы Разил Лотфуллин бронза призга ия булды.
Турнир турында ишетүгә Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат йорты да ныгытып әзерлек башлаган иде. Чөнки алар бу бәйгедә өч ел рәттән катнашып килделәр.
Республика турнирында катнашу өчен, билгеле, иң оста шахматчы һәм шашкачыны ачыклау мәҗбүри иде. Турнирга кадәр интернат-йортта берничә тапкыр бәйге узды, ул иң оста шашкачылар- Фәрит Абдуллин һәм Разил Лотфуллин булуын янә бер исбатлады.
“Узган ел җиңүгә бик өметләнеп барган идем, бу уенны мин гомерем буе яраттым. Ул тыныч кына үз җаеңа уйлану, башны эшләтү мөмкинлеге бирә. Миңа инде 84 яшь, әмма яшьрәкләрдән калышырга исәбем юк әле. Үткән турнирда җиңеп чыга алмасам да, призлы өченче урынны яуладым”,- ди Разил Лотфуллин.
Республика бәйгесеКазанда, 5 турда үтте. Башта шахмат һәм шашкачылар аерым төркемнәргә бүленеп швейцария системасы буенча, ягъни иң оста уенчы ачыкланганчыга кадәр ярышты. Аннан җиңүчеләр очрашып, алар арасында җиңүчеләрне ачыкладылар. Разил ага Лотфуллин өч турда көндәшләрен җиңде. Фәрит Абдуллович та аңардан калышмады. Соңгы турны алар икәү кара-каршы уйнадылар һәм Разил ага җиңүгә иреште.
Республика турнирында 70кә якын социаль ярдәм алучы катнашты. Җиңүчеләр һәм призёрлар Татарстан Республикасы социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева тәбрикләде, грамоталар һәм сертификатлар тапшырды.
фотолар: Исламия Галимова.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев