Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее сентябрь аена бай программа әзерләгән

Көзнең беренче аен Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее актив рәвештә башлап җибәрде.

Тиздән биредә иң якты күргәзмә булачак. Якты – чөнки ул яктыртучы приборларга багышланган.

Узган еллардан башлап, бүгенге көндә кулланылучы  фонарьлар, лампалар һәркемдә кызыксыну уятачак.

Белешмәләр өчен телефон: 885 595 5-05-91

Моннан тыш музей сентябрь аенда өлкән класс укучылары өчен һәм башлангыч, урта сыйныфлар өчен махсус дәресләргә чакыра.

Музейда Хәтер, табигать, этнография заллары эшли, андагы экспонатлар һәркемне кызыксындырачак.

Сентябрь ае дәвамында танкистчыларга багышланган махсус дәрестә дә катнашырга мөмкин.

Туган якны өйрәнү музееның бай чараларын күреп килергә була. Өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар өчен Пушкин картасы гамәлдә.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев