Лениногорскиның урман паркында төзекләндерү бара
Зур эшләр.
Урман паркы территориясендә урнашкан “Прохладный” чишмәсе тирәсендә төзекләндерү эшләре бара.
Әлеге чишмә халык арасында бик популяр. Мондагы чишмәнең суы тәмле дип, күпчелек халык моннан су ала. Моннан берничә дистә ел элек нефтьчеләр тарафыннан төзекләндерелгән чишмә һәм аның территориясе еллар узу белән таушалды. Чишмәгә төшә торган баскычлар, су ала торган җир бик үк төзек түгел, таләпләргә дә җавап бирми башлаган иде.
Бүгенге көндә чишмәне реконструкцияләү проекты “Татнефть” гранты ярдәмендә башкарыла. Монда барысын да уйлап ясыйлар, су алу өчен куркынычсыз төшү юлы булачак, эшләү барышында экологик материал кулланыла. Чишмәне шәһәр юбилеена өлгертәчәкләр.
Шулай ук “Юность” спорткомплексы ягыннан урман паркына керү өлешендә җәяүлеләр йөри торган юлда асфальт бик нык ватылган иде. Асфальт ватылу турында лениногорскилылар социаль челтәрдә бәхәсләр алып бардылар, нишләп ясамыйлар инде шушы юлны дип борчылдылар. Администрациядә аңлатуларынча, юлны төзекләндерү өчен өстәмә финанс чаралары табып, эш башланган. Биредә йөри торган өлешкә агач материалдан куялар. Урман паркын төзекләндерүне дә шәһәр юбилеена тәмамларга тырышалар.
фотолар: ТГ -канал Марат Гирфанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев