Лыгырдама инде, пажалысты!
ЯҢАЛЫКЛАР

Лыгырдама инде, пажалысты!

Хәер, кесәң калын булса, сөйләш, әйдә...

Руль артында телефоннан сөйләшергә яратучыларны күңелсез яңалык көтә. Депутатлар моның өчен штраф күләмен 5 мең сумга кадәр арттырырга ниятли һәм Думага шул турыда тәкъдим кертмәкче.
"Мин телефоннан сөйләшкән өчен штрафны 5 мең сумга кадәр арттыру яклы. Сөйләшкән өчен генә түгел, гаджет белән нинди генә гамәл өчен дә", - дигән Дәүләт думасы депутаты Вячеслав Лысаков.

Хәзерге вакытта руль артында телефоннан сөйләшү 1500 сумга төшә. Ә сез штраф күләмен арттыру кирәк дип саныйсызмы?

Чыганак - Кызыл Таң

Фото: Avtobllog.ru


Нет комментариев