Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәп укучылары театр тормышында кайный (бәйгедән фоторепортаж)

Мәктәп укучылары ел саен үткәрелә торган “Театр һәм мин” муниципаль бәйгесен көтеп ала, моңа алдан ук әзерләнә башлыйлар. Иске Шөгер мәдәният йортында район мәктәпләре катнашып, әлеге бәйгедә артистлык осталыгын күрсәттеләр.

Иске Шөгердә мәдәният йортында  район мәктәпләре спектакльләр тәкъдим итте, ә Балалар иҗат йортында шәһәр мәктәпләре катнашты.

Шөгердәге мәктәптән тыш эшләр үзәге менә тугызынчы ел рәттән әлеге бәйгене уздыра. Монда мәктәпләрдә эшчәнлек алып баручы театр түгәрәкләре катнаша. “Бәйгене үткәрү урыны итеп Иске Шөгер мәдәният йортын сайлыйбыз. Аларның сәхнәсе иркен. Быелгы бәйгедә 7 район мәктәбе катнашты, 8 спектакль күрсәтелде. Ивановка мәктәбе хәтта өч сәхнә әсәре әзерләп килгән иде, аның берсе курчак спектакле иде”, - ди сөйли Шөгер мәктәптән тыш эшләр үзәге белгече Айгөл Сабирова.

Жюрины җәлеп итәрлек сәхнә күренешләре, яшь артистларның, образга кереп, оста итеп уйнаулары һәм үтемле итеп җиткерүләре - барысы да әсәрнең сәхнәгә куелышын югары дәрәҗәгә күтәрде. Әнә Шөгер мәктәбенең “Сәяр” коллективы “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” картинасын гәүдәләндерде, җанландырды, әйтерсең, картинадагы солдат кызлар сәхнәгә чыгып утырды. Коллектив бу сәхнә кулышы өчен гран-прины алды (җитәкчеләре Ләйсән Хәлимова, Наилә Исмәгыйлева).

Катнаш төркемдә беренче урында –  Керкәле мәктәбе (җитәкчесе Венера Кашапова). Икенчедә – Тимәш (Резеда Солтанова – җитәкчесе). Урта төркемдә беренче урын – Урдалы мәктәбендә. Җитәкчеләре Миләүшә Сабирова әйтүенчә, мәктәптә “Сәйлән” театр түгәрәге эшли.

Икенче, өченче урыннарны Ивановка мәктәбе алды (җитәкчеләре – Гүзәл Гәрәева, Ландыш Трофимова, Гүзәл Московец). “Теремкәй”, ““Патша, вәзир һәм тегермәнче” әкиятен сәхнәләштерделәр.

Өлкән төркемдә җиңүче мәктәп ул – Сарабиккол иде. Энҗе Камалтдинова җитәкчелегендә яшь артистлар Т. Миңнуллинның “Йөрәк маем” спектаклен күрсәтте.

Жюридагылар шулай ук аерым номинацияләрдә укучыларны билгеләп үтте. “Иң яхшы роль” (кызлар арасында): Алисә Саримова, Урдалы мәктәбе, Алгизә Садыйкова, Сарабиккол мәктәбе.

“Иң яхшы роль” (малайлар арасында): Зөфәр Сайдалиев, Керкәле мәктәбе, Рамис Зиатдинов, Зеленая Роща мәктәбе.

 

фотолар: Эльнара Мирзоева

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев