Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәге үз эшен 2021 елның мартында башлады

Әлеге Үзәк Россиядә аналоглары булмаган дәүләт ярдәменең бер төренә әверелде.

Оешма белгечләре эре маркетплейсларда белем алган. Алар эшмәкәрләр белән уникаль белемнәре белән уртаклаша.

«Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәгендә продакшн-үзәк тә эшли. Аның ярдәмендә продуктның цифрлы төргәген булдырырга мөмкин. Электрон сәүдә үзәгендә теләсә кайсы мәйданчык таләпләренә җавап бирерлек товар картасын булдырырга була.

Шулай ук бу үзәк эшкуарлар өчен күчмә семинарлар да үткәрә. Бүгенге көндә аларда республиканың 14 муниципаль районыннан 3500 кеше катнашты.

2021 елда электрон үзәк Татарстан эшкуарларын маркетплейсларга чыгару буенча ике масштаблы марафон үткәргән. Катнашучылар шәхси кабинетлар булдырып, карточкалар ясаган, модернизация узган һәм товарларын сата да башлаган.

2021 елда «Маркетплейс.Легко» үзәге ярдәме белән Татарстанның 3500дән артык эшкуары маркетплейсларга чыккан һәм уңышлы сәүдә итүгә керешкән.
Консультация алыр өчен 8(843) 222-9-222 телефонына шалтыратырга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев