Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Машиналар хәрби исәпкә баса

Якын киләчәктә гражданнарның җиңел машиналарын хәрби исәпкә куячаклар, диләр Оборона министрлыгында.

Иң беренче чиратта хәрби исәпкә “внедорожниклар” куелачак. Автомобильләрне резерв складыннан яңалары килеп җиткәнче армия мохтаҗлыгына вакытлыча мобилизацияләячәкләр икән.


Иң элек үзебездә эшләнгән “внедорожник”ларга өстенлек бирәчәкләр. Әгәр алары да җитмәсә, Toyota Prado, VV Tuareg кебек иномаркалар да мобилизацияләнәчәк. Автомобиль хуҗаларына транспорт чарасын кулланган өчен компенсация түләү каралган. Дөрес, машиналарны хәрби хәрәкәтләрдә катнаштырмаска вәгъдә итәләр.


Шунысы уйга сала – гади халыкның күпчелеге үзебездә эшләнгән машиналардан файдалана. Күпләренең иномарка алырга көче дә җитми. Димәк, хәрби мобилизациягә иң беренче чиратта гади халыкның транспорт чарасын алачаклар түгелме? Әле ул машинаның нинди хәлдә кайтачагы да билгеле түгел.


Руфина Таҗиева.

http://www.omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев