Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Матур булыйм дисәң... Лениногорск чибәрләренә киңәшләр

"матур булу өчен күркәм йөзгә ия булу гына җитми. матур булу өчен матур уйларга, матур йөрәккә һәм матур җанга ия булырга кирәк",- бу сүзләрне яхшы аңлыйбыз, ләкин бүгенге тормыш ыгы-зыгысында матурлык турында уйларга, аны күрергә өлгерми калабыз. Әгәр дә без көн саен үзебездән һәм дөнь- ядан канәгать түгел икән, тормыш...

"матур булу өчен күркәм йөзгә ия булу гына җитми. матур булу өчен матур уйларга, матур йөрәккә һәм матур җанга ия булырга кирәк",- бу сүзләрне яхшы аңлыйбыз, ләкин бүгенге тормыш ыгы-зыгысында матурлык турында уйларга, аны күрергә өлгерми калабыз.

Әгәр дә без көн саен үзебездән һәм дөнь- ядан канәгать түгел икән, тормыш бик авыр булып тоела. Әгәр дә дөньяны матур төсләрдә күрә башларга теләсәк, бүгеннән үк үзебезгә позитив максат куярга һәм үз тормышыбыз өчен үзебез җаваплы икәнен аңларга тиешбез.

Беренчедән, йөзебез матурлансын өчен рухи дөньябызны, уйларыбызны, гадәтләребезне тәртипкә китерергә кирәк, чөнки тышкы һәм эчке матурлык тыгыз бәйләнештә. Көзгегә караган саен: "Мин шундый матур" дип әйтергә өйрәник. Баштарак бераз кыенсыныбрак, үз сүзләрегезгә ышанмыйча гына эндәшерсез, хәтта тискәре хисләр дә туарга мөмкин, ләкин тукталмаска кирәк. Бу сүзләрне әйтү гадәти хәлгә әйләнсә, үзегезгә ышану хисе артачак.
Икенчедән, якыннарыбызда матур сый- фатлар, әйләнә-тирәбездә матурлык эзлик. Әгәр дә якыннарыбыз белән мөнәсә-бәтләрне яхшыртырга, һәрнәрсәдә ях-шылык күрергә өйрәнсәк кәефебез күтәрелә, тормышта яңа мөмкинлекләр ачыла.
Өченчедән, һәрнәрсәдән канәгать булырга өйрәнәбез. Канәгатьсезлек кешенең энергиясен суыра, энергия юклыгы безнең күзләрнең нурын, тәннең көчен һәм сәламәтлекне урлый. Канәгать булуның тагын бер яхшы ягы - булганына шөкер итү байлыкны арттыра, "канәгать булганнарга арттырып бирәм" ди Аллаһ Тәгалә.
чыганак: http://www.omet-rb.ru
фото: https://go.mail.ru/search_images

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев