Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөэмин-Каратайда футбол уены кызу барды (ФОТОЛАР)

Белгәнегезчә, илебездә футбол буенча Дөнья чемпионаты бара. Әлеге уен төре буенча моңа кадәр әлләни шаккаттыра алмаган Россия быел футбол уенының чирекфинал өлешенә чыкты. Әлеге мөһим чарадан, әлбәттә, без дә читтә кала алмадык. Тоттык та мәктәп мәйданчыгында, елдагыча, футбол ярышы уздырдык....

Көн кояшлы, матур иде. Менә әлеге бәйгенең баш хөкемдары, үзе дә спортчы егет Ленар Гыйльманов уенның башлануын игълан итте. И, ул әти-әниләрнең, әби-бабайларның йөрәк парәләре өчен дулкынлануын, көч биреп утыруын күрсәгез...Кайберләре мөгаен үзләре дә йөгереп чыгып туп тибәргә каршы килмәс иде. Шулай итеп, бар халык яраткан футбол уены башланып та китте. Ә мәйданда безнең җирле “Зенит” һәм “Рубин” командалары көч сынаша. Ярыш тиешле тәртиптә алып барылды. Малайлар арасында сәләтле, максатчан, ил данын яклардай спортчыларны күрәсе килде. 
Көтеп алынган мизгел тиз үтә шул ул. Менә матч тәмамланды да. 5:1 исәбе белән “Рубин” өстен чыкты. Әмма нәтиҗәдә, барыбер, кешене-кешегә якынайткан, дуслаштырган дуслык җиңде. Тыгыз сафка тезелгән спортчыларыбызны бүләкләү минутлары да җитте. Лениногорск Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Марс Хәсәнов һәрвакыт безгә төрле ярыш-бәйгеләр уздыруда бик теләп ярдәм итә. Без Марс абыйларына барлык балалар исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә бер-беребезне аңлап, аралашып яшәргә язсын.  Хаклы рәвештә беренче урынны алган “Рубин”ның яшь спортчылары алтын, ә алардан аз гына калышкан “Зенит”  футболчылары көмеш медальләр  белән бүләкләнделәр.  Шулай ук “Рубин”командасы җемелдәп торган  кубок  белән дә бүләкләнде. Ә инде ике команданың да капитаннары Далер Миннегазин белән аның сыйныфташы, дусты Динар Ситдиков дипломга  лаеклы дип табылдылар. 
Ике командага да бүләкләрне әле яңа гына армия сафларында хезмәт итеп кайткан укучыбыз спорттан башка яши алмаган егетебез Илназ Гыйльманов тапшырды.  Ә инде мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия апалары Вәлиәхмәтова  уеннан арган егетләребезне тәм-томнар белән сыйлады. Әлеге бәйрәм мизгелләрен,  әлбәттә, бергәләп фотога төшү белән тәмамладык. Шулай итеп уен тәмам, әле алда җәй дәвам итә. Без Россия җыелма командасына бары тик җиңүләр генә теләп калабыз.
Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев