Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Мичурин авылында авыл хатын-кызлары көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте

15 октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелде.

Шушы дата уңаеннан Мичурин авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты бәйрәм чарасы уздырды.  Бу көн авыл хатын-кызларының хезмәтен һәм җәмгыятебез үсешенә керткән өлешен кадерләүчеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Чара башында алып баручылар барлык катнашучыларны әлеге күркәм көн белән котладылар, авылларда  хатын-кызларның ролен билгеләп үттеләр. Авыл хатын- кызлары-гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклаучылар, алар гаилә турында кайгырталар, йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр һәм азык-төлек белән тәэмин итәләр, дип сөйләделәр алып баручылар.

Чараның программасы бай һәм кызыклы иде. Кунаклар рәхәтләнеп җырладылар һәм артистлар белән бергә биеделәр.

Конкурсларга һәм викториналар катнашучыларга белемнәрен һәм талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Чара азагында оештыручылар барысына да катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр. Ә  бәйрәмгә килүче хатын-кызлар канәгать булып кайтып китте.

 

фотолар: Мичурин китапханәсеннән


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев