«Микрофон алдында»: Лениногорскиның 3нче мәктәбендә узган бәйге Тукайның иҗат мирасын барлады (+фотолар)
Апрель - Тукай ае.
Лениногорскиның 3нче мәктәбенә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Микрофон алдында” сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр җыелды.
Килүчеләрне 3нче мәктәп директоры Гаяз Нәҗметдинов һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Резеда Мөхетдинова ачык йөз белән каршы алдылар.
Бәйге узасы зал матур итеп бизәлгән иде, Г.Тукайның портреты янында аның әсәрләренең персонажлары бәйгегә килгән укучы балаларны әкият дөньясына алып кереп китте.
Ул көнне шәһәр һәм районның төрле мәктәпләреннән килгән утыздан укучы Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп, образга кереп сөйләде. Шагыйрьнең әсәрләре татар, үзбәк, инглиз телендә дә яңгырады.
Аларның чыгышын гадел жюри бәяләп барды: Мәгариф идарәсенең милли сораулар буенча методисты Римма Сафиуллина, шагыйрә, композитор, Ш.Бикчурин исемендәге премия иясе Гөләндәм Кабирова, 11нче гимназиянең “Айсылу” балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәповага шундый талантлы балаларга урыннар билгеләү җиңел булмагандыр.
Чарны ямьләп, “Камертон” укытучылар ансамбле һәм Балалар музыка мәктәбенең “Тургай” этно-музыкаль коллективы да чыгыш ясады.
Чарага укучыларның әти-әниләре дә килгән иде. Алар соравы буенча Гөләндәм Зәкиевна үз шигырьләрен уку белән бергә, җырларын да башкарды.
Соңыннан бәйгедә урын алган укучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Барысы бергә “Бәйрәм бүген” җырын җырладылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.
фотолар: Гөләндәм Кабировадан, шулай ук мәктәп сайтыннан
.jpg)

.jpg)

.jpg)
.jpg)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев