Мәктәп яны лагерьлары гөр килеп тора (+ фотолар)
Балачакның иң күңелле, иң рәхәт мизгелләре, әлбәттә, җәй айлары белән бәйле.
Каникулны ничек файдалы итеп үткәрергә? Моның өчен мәктәп яны лагерьлары ярдәмгә килә дә инде.
Безнең шәһәр һәм районда мәктәп яны лагерьларының беренче сменасы 2 июньнән эшли башлады. Беренче смена 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк, бу чорда 999 баланы ял иттерү каралган. Беренче сменада 24 лагерь эшчәнлек алып бара.
Икенче смена 30 июньнән башланачак һәм 23 июльгә кадәр дәвам итә. Бу арада 435 бала ял итәчәк, 11 лагерь эшләячәк. Икенче смена шәһәр мәктәпләрендә генә оештырыла.
Иске Шөгер мәктәбе базасында “Ромашка” мәктәп яны лагере оешкан. Биредә 61 бала ял итә, алар 4 отрядка бүленгән. Лагерь начальнигы Әлфия Бадыкшанова әйтүенчә, балаларның ялы күңелле үтсен өчен төрле чаралар узып тора. “Шөгердәге Нефть музеена бару алар өчен кызыклы һшм мавыктыргыч булды. 6 июньдә шагыйрь Александр Пушкин туган көне һәм Рус теле көне уңаеннан балалар рәсемнәр ясады һәм рәсемнәр конкурсы-күргәзмә оештырдык”, - ди Әлфия Бадыкшанова.
Куркынычсызлык атналыгы кысаларында Шөгердәге янгын сүндерү частенә экскурсиягә барганнар. Балалар шулай ук табигатькә экскурсиягә чыгарга да яраталар. Лагерьда 4 тәрбияче балалар белән көн дәвамында була. Лагерьга иртәнге 8.00 сәгатьтә киләләр һәм 14 сәгать 30 минутларда китәләр.
Зәй-Каратай мәктәбендә “Ландыш” мәктәп яны лагере эшли. Анда 7 бала ял итә. Укучыларның һәркөне иртәнге гимнастика ясаудан башлана, һава торышы уңай булганда урамда гимнастика ясыйлар. Лагерьда күп төрле чаралар үткәрергә өлгергәннәр: “Сәламәтлек көне”, мәктәп музеена экскурсия, юл иминлегенә, юл йөрү кагыйдәләренә аерым көн багышланган. Россия көне уңаеннан рәсемнәр конкурсы оештырганнар.
Зәй-Каратай мәктәбе лагеренең начальнигы Ландыш Мөхәмәтова әйтүенчә, лагерьнең һәр көне аерым тематика буенча уза. “Менә бүген балыкка багышланган көн иде. Балык темасына ребуслар чиштек, аппликация ясадык. Көннең икенче яртысында чишмә янына барып, ял итеп килдек. Гомумән, көннең икенче яртысын табигатькә багышлыйбыз”, - дип сөйли Ләйсән ханым. Ул һәм лагерьда тәрбияче булып эшләүче Галия Вәлиева балаларның күңелен күреп, төрле чаралар оештыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев