Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида мобилизацияләнгән хәрбинең гаиләсендә дүртенче сабый дөньяга килде

Лениногорск бала тудыру йортыннан күпбалалы әни – Роза Гатауллинаны яңа туган сабые белән чыгардылар.

Бу хакта үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабый 10 октябрьдә 3 кило 70 граммлы булып туган. Ул – гаиләдә дүртенче бала. Аңа Розиль дип исем кушканнар. Яңа туган сабыйның әтисе – 2022 елның  октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында СВОга китә.

Күпбалалы әнине котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вагизова,  ЗАГС җитәкчесе Кадрия Хәлимова, Лениногорск баш табибы Равил Шагиев һәм Гатауллиннарның якыннары, туганнары килде. Җылы котлау сүзләре ирештерделәр.

Әни кешегә бала тормышының беренче елында кирәк булачак әйберләр тартмасы, чәчәкләр, бүләкләр бирделәр.

Фотолар: https://vk.com/crb_leninogorsk?w=wall-196122368_2482

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев