Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөэмин-Каратай авылында балалар өчен Сабантуй оештырдылар

Күңелле чара.

Мөэмин-Каратай авылының спорт мәйданчыгында, балаларны яклау көне уңаеннан, авыл җирлеге,  мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен Сабан туе узды, дип яза мәдәният йорты социаль челтәрдә.

 Балалар өчен төрле уеннар оештырылган, аларга бигрәк тә “Аркан тарту”, “Чүлмәк вату”, “Кашыкка йомырка куеп йөгерү”, “Капчык киеп йөгерү” уеннары бик ошаган. Алар әле 7 июньдә узачак  авыл Сабан туенда да катнашачакбыз дип ышандырганнар.

Барча уеннар да шигырь, җыр, биюләр белән үрелеп барган, монда талантлы кызлар – малайлар бар. 

Сабантуй бүләксез булмый, бәйрәм ахырында җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылган. 

 

фотолар: СДК Мөэмин-Каратай

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев