Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөэмин - Каратайда балалар өчен Сабантуй үтте (+ фотолар)

Мөэмин - Каратай авылында Балаларны яклау көненә багышланган Сабан туе узды.

Чыннан да әлеге чара балалар өчен көтеп алынган күңелле, мавыктыргыч булды!

Бәйрәм авыл өчен мөһим булган вакыйга - балалар өчен махсус спорт һәм ял итү мәйданчыгын ачу тантанасы белән башланып китте. Ел буена балаларга сәламәтлекләрен ныгыту, даими спорт белән шөгыльләнү һәм буш вакытларын күңелле итеп үткәрү максатыннан  спорт тренажерлары кайтты һәм урнаштырылды. Киләчәктә балалар бик теләп әлеге  мәйданчыкта ялларын күңелле итеп үткәрерләр дип ышанып калабыз! Бәйрәмне Мөэмин-Каратай авыл җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызы ачып җибәрде. Балалар мәйданчыгы аның  тырышлыгы аркасында булдырылды.

Бәйрәмнең икенче өлеше дә эчтәлекле, күңелгә ятышлы итеп оештырылган иде. Нәфис сүз, җыр, төрле биюләр, спорт уеннары бәйрәмдә катнашучы һәм карарга килүчеләрнең кәефен күтәрде.

Бәйрәмне оештыручылар менә шундый фикергә килгән: малайлар - кызлар яшьтән үк төрле спорт уеннары белән шөгыльләнергә, татар халкына, аның йөзек кашы Сабан туена хас милли уеннары белән кызыксынырга тиеш. Бәйрәмдә катнашкан балалар киләчәктә авыл сабантуйларының горурлыгын тәшкил итәчәкләренә шикләре юк.

Балалар Сабан туен  оештыруда зур активлык күрсәткән Иске Иштирәк мәктәбендә белем алучы Мортазина Рүзилә һәм Рәзинәгә, шулай ук Вәлиәхмәтова Лилия җитәкчелегендәге "Кояшкай" түгәрәгенә йөрүче балаларга, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләренә, авылдашларга, кайткан кунакларга, балаларга авыл халкы исеменнән тирән  рәхмәт белдерәләр.

 

фотолар: авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев