Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Мошенниклар, хатын-кызга бушлай УЗИ ясатырга тәкъдим итеп, акчасын урлаганнар

Мошенниклар Казанда яшәүче хатын-кызга йөрәгенә бушлай УЗИ ясатырга тәкъдим итеп акчасын урлаганнар.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Киберҗинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов шулай дип белдерде.

«Аферистлар Казанда яшәүче пенсионер хатын-кызга шалтыраткан һәм йөрәгенә бушлай УЗИ ясатырга тәкъдим иткән. Кабул итүгә язылу өчен СМС белән килгән кодны атавын сораганнар. Соңыннан инде җайга салынган схема буенча эш иткәннәр: аны Украинаны финанслауда гаепләргә мөмкиннәр дип куркыта башлаганнар. Җинаятькә катнашы булмавын раслау өчен, пенсионер хатын-кызга, янәсе, өендә саклаган акчаларына экспертиза үткәрергә кирәк булган. «Экспертиза» уздыру өчен акчаны курьерга – күчмә инкассаторга тапшырырга тәкъдим иткәннәр», – дип сөйләде Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев