Мунчаның да паспорты булырга тиешме
ЯҢАЛЫКЛАР

Мунчаның да паспорты булырга тиешме

– Безнең дачада мунча һәм сарай бар. Хәзер һәрбер шундый объектның техник пас­порты булырга тиеш дип, сөйлиләр. Дөресме?

– Төзелешнең техник планын булдыру – сезнең аны шәхси милкегез итеп рәсмиләштерүне аңлата. Әлегә бу ирек­ле һәм сезне моңа беркем дә мәҗбүр итә алмый, хәтта суд та. 01.01.2017 елга кадәр барлык төр корылмаларны ике юл белән рәсмиләштерергә була иде: техник паспорт ясатып БТИ аркылы яки язмача декларация буенча (техник паспортсыз, барлык мәгълүматны хуҗа үзе тапшыра). 2017 елның 1 гыйнварыннан, бакчачылык ширкәтендә җире булган кешеләрнең барлык корылмаларын рәсмиләштерүнең бер генә юлы калды – БТИ аркылы. Шуңа, йорт һәм мунчаны теркәү өчен техпаспортның булуы шарт. Ә менә сарайга андый документның кирәклеген, аның  нинди максатларга төзелгән булуын исәпкә алып,  БТИ инспекторы хәл итә.

http://yashel-uzan.ru

фото:pixabay.com


Нет комментариев