Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Очрашу урыны - «Питрау» чишмәсе: Лениногорск мәгариф ветераннары очрашты

Без – җәйнең ямьле бер көнендә бер төркем мәгариф ветераннары, ветеран-педагоглар очрашуга җыелдык.

Максатыбыз –  районыбызның, бигрәк тә Федотовканың гүзәл табигатен күрсәтү, тырыш авыл халкы, Григорий Портнов, Владимир Кириллов, Анатолий Павлов, Давид Иванов һәм башка активистлар ярдәмендә, әлбәттә, авыл башлыгы Валентина Павлова әйдәве белән барлыкка килгән “Питрау” чишмәсендә очраштык. 

Табигатьне ярату, аны саклау проблемалары да көн үзәгендә торды, ә шушы хозурлыкны тудыручы алда әйтелгән шәхсләргә, Аллаһка рәхмәтләр әйтеп, саулык теләп, догалар укылды.

Очрашу барышында Түбән Чыршылы авылы ветераннар советы рәисе Резидә Фәйрушинага Мәгариф идарәсеннән Рәхмәт хаты тапшырылды. Резидә ханым ярдәмендә авыл мәчете зур тәрбия эшләре алып бара. Әле китапханә һәм мәдәният йортында үткәрелгән чараларда ветеран-педагоглар катнашып, авыл тормышына яңа сулыш өстәп торалар.

Мәктәптә эшләүче Тәлига Сәйфиева, Гүзәлия Ганиева, Алсу Муллагалиева кебек талантлы, уңган укытучылар да актив. Аларның мәктәптәге төп эшләре дә, авылда алып бара торган иҗтимагый эшләре дә зур мактауга һәм рәхмәткә лаек. Бу тема безнең эшебездә һәрчак күз уңында.

Очрашудагы табыныбыз турында да аерым әйтим әле. Владимир Кириллов белән Григорий Портнов пешергән уха, шашлык, үзебез пешергән пылау, көлдә пешкән бәрәңге, самавыр чәе, кунаклар алып килгән тәм-томнар – барысы да искиткеч тәмле иде.

Ә уеннар! Нихәтле ял алды кунаклар. Гөлфия Морадымова – минем уң кулым. Бик актив, көр күңелле. Ул үткәргән уеннар барысына да ошады. 

Музыкантыбыз исә – атаклы гармунчы, Кирлегәчтән Тәлгат Шиһапов. Мәдәният хезмәткәре Гөлфия Шиһапова белән алар бәйрәмгә ямь өстәделәр. 


Без даими рәвештә күп төрле чаралар үткәрәбез. Алар бик эчтәлекле, күтәренке рухта үтә. Максатыбыз – өлкәннәрне, яшь чактагы талантларын югалтмыйча, файдалы булып, шат күңел белән озын гомер кичерү. Ветераннарыбыз гаиләсе, балалары, эшләп киткән коллективы, якыннары хөрмәт итсен. 

Бу очрашуның нәтиҗәсе шул: яшәү дәрте артты, бик күп уңай эмоцияләргә баедык. 

 

Люция Ильина, Мәгариф идарәсе ветераннар советы рәисе

Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 11 июль санында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев