Nordwind аваикомпаниясенең Мәскәүдән очкан Boeing 737 самолеты Оренбург аэропортында ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта РИА Новости яза.
Самолетның кире очып китү вакыты әлегә билгесез дип хәбәр итә авикомпания вәкиле Игорь Александров.
Самолетның очып китүе җирле вакыт белән 12:10 сәгатькә билгеләнгән булган. Хәзерге вакытта очкыч перронда тора. Игорь Александров сүзләренчә, инструменталь контроль чараларының мәгълүматлары Мәскәүгә җибәреләчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/11/186089/
Фото: https://pixabay.com
Нет комментариев