Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ОЗАК ЯШӘҮ СЕРЛӘРЕ

Озак һәм исән-сау яшәү өчен нишләргә? Менә сезгә төп кагыйдәләр:

? Озак һәм бәхетле булу өчен итне сирәк ашагыз, салкынча бүлмәдә яшәгез һәм май эчегез. 

? Көн саен өстәлегездә яшелчә, җиләк-җимеш торсын. Иң файдалы яшелчә – чөгендер. Аннан кала фасоль, кабак, кишер, томат, болгар борычы, шпинат, салат, алма, виноград, слива. 

? Итне сирәк ашарга тырышыгыз. 

? Казылык, кыздырган бәрәңге, печенье, консервалар – зарарлы ризыклар. 

? Аз-азлап, әмма еш ашагыз. Аз ашалсын өчен, су эчегез. 

? Ураза тоту файдалы, сөякләр җиңеләеп китә, йөрәк тә яшәргән кебек була. 

? Көн уртасында ярты сәгать йоклап алыгыз. 

? Ашаганнан соң йокламагыз, чөнки кан куерып, май кан тамырларына утырып кала. 

? Ачык һавада ешрак булыгыз. Салкынча бүлмәдә яшәгез. 

? Чикләвек ашагыз, ул безнең баш миенә охшаган. Көненә бер чәй кашыгы чикләвек мае эчегез. 

? Кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булыгыз. Алардан дус та, дошман да ясама. 

? Кәефегез булмаса, күп итеп йөрегез. Су керегез, ул сагышыгызны бетерер. Тән һәм күңел өчен иң яхшы дару – ураза, дога, физик эш. 

? Ашар алдыннан да, ашаганнан соң да су яки чәй эчмәгез. 
Кибет чәе эчмәгез. 

? Атнага бер тапкыр чикләвек, алма гына ашап торыгыз. Иртән сигез алма һәм сигез чикләвек әзерләгез. Һәр ике сәгать саен берәр алма һәм чикләвек ашагыз. 

? Организмыгыз арыган, кулдан эш киткән кебек булса, көненә ике-өч кишер ашагыз. 

? Ризыкны бер-ике көнлек итеп кенә пешерегез. 

? Салкын тиеп авырмас өчен, кайнар су белән юынмагыз, көн дә чикләвек һәм сарымсак ашагыз, күп йоклагыз. 

? Җәй көне күп итеп җиләк ашагыз. 

? Кешеләргә үпкәләмәгез, алар белән бәхәсләшмәгез. 

? Балаларга кычкырмагыз, кул күтәрмәгез. 

(«Многие лета. Благие лета. Заповеди 104-летнего мудреца Андрея Ворона для долгой и радостной жизни» китабыннан)

Чыганак:https://vk.com/salamtlek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев