Поездда бәби тапкан
15 февральдә Анапа-Мәскәү поездында бер пассажир хатын-кыз бала тапкан. Ул ире һәм кызы белән Краснодар шәһәрендә утырган булган. Юлда кинәт тулгагы башланган һәм бу хакта проводникларга әйткән. Алар Курск шәһәренең Ашыгыч ярдәм бүлегенә хәбәр иткәннәр. Әмма ул шәһәргә кадәр әле бер сәгатьлек юл калган, ә дөньяга туарга әзерләнгән сабыйның ул...
Ул ире һәм кызы белән Краснодар шәһәрендә утырган булган. Юлда кинәт тулгагы башланган һәм бу хакта проводникларга әйткән. Алар Курск шәһәренең Ашыгыч ярдәм бүлегенә хәбәр иткәннәр. Әмма ул шәһәргә кадәр әле бер сәгатьлек юл калган, ә дөньяга туарга әзерләнгән сабыйның ул кадәр көтәрлек түземлеге калмаган, күрәсең. Проводниклар кайнар су, чиста чүпрәкләр, стериль перчаткалар һәм медикаментлар әзерләгәннәр. Бәхеткә каршы, пассажирлар арасында медицина хезмәткәре табылып, хатынга бәби табарга ярдәм иткән. Курск станциясендә инде әни белән бәбине медиклар көтеп торган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев