Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Полиция Түбән Кама мәктәбендә укучыларны куркыткан ир-атның шәхесен ачыклаган

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Полицейскийлар Түбән Кама мәктәбендә укучыларны куркыткан ир-атның шәхесен ачыклаганнар. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Бүген иртән Түбән Каманың 27нче мәктәбенә кулына чәчәк тоткан бер ир килеп кергән. Ул вахтерга үзенең кызын туган көне белән котларга теләвен әйткән. Аның турында мәгълүматны язып алганнар һәм бинага үткәргәннәр. Шаһитлар әйтүенчә, ир-ат дөрестән дә кызына чәчәк тапшырган, шуннан соң: «Кем дә кем бу балага кагыла, шул минем белән эш йөртәчәк», - дип белдергән. Аннары пистолетка охшаган әйбер күрсәтеп, күздән югалган. Соңрак ачыкланганча, кунак мәктәп укучысының туганы түгел, ә әтисенең дусты булган.

Билгесез зат китүгә директор полиция чакырган. Хокук сагы хезмәткәрләре ир-атның шәхесен ачыклаган. Хәзер эзләү эшләре бара.

Һәлакәт урынында полиция хезмәткәрләре эшли, аларга бу хәлне ачыкларга туры киләчәк. Шулай ук әлегә пистолет турында сүз бармавы турында хәбәр ителә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/14/171564/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев