Путин 20 сентябрьгә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны билгеләде
Россия Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны 20 сентябрьдә уздыру турындагы указны имзалады.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова тавыш бирүгә әзерлек башлануы турында игълан итте. Элегрәк ул 2026 елда бердәм тавыш бирү көне, сайлаучыларның ихтыяҗыннан чыгып, өч көн дәвам итәргә мөмкин, дип билгеләп үткән иде.
Илдә төрле дәрәҗәдәге 2,2 меңнән артык кампания узачак, 20,7 мең депутат мандатын һәм сайлап куелган вазифаларны алыштыру ниятләнә.
https://tatar-inform.tatar/news/putin-naznacil-vybory-v-gosdumu-na-20-sentyabrya-5925117
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев