Район мәктәпләре укучылары бил алышты
ЯҢАЛЫКЛАР

Район мәктәпләре укучылары бил алышты

Зеленая Роща мәктәбендә милли көрәш буенча 16 декабрьдә район беренчелеге үтте. Анда авыл мәктәпләре укучылары катнашты.

Татарча көрәштә  җиңүче команда – Иске Иштирәк мәктәбе.

Команда җитәкчеләре – тренерлары Марат Бәдертдинов, Гамир Хәкимов. Шулай ук мәктәптә укучы егетләрнең шәхси күрсәткечләре дә яхшы: Галяутдинов Рамил, Асабин Самат- 1нче урында, Галяутдинов Рөстәм -2нче урын, Муратов Рифат -1 урын, Локманов Данис- 2 урын, Шиапов Илназ-1 нче урын.

Әлеге бил алышуда икенче урынны Зеленая Роща мәктәбе алды. Аларның тренеры -  Нургалиев Илшат. Мәктәптә укучы егетләрнең шәхси күрсәткечләре: Мөхәмәтов Илнур - 1 урын, Бакиров Камил, Гибадуллин Булат 1нче урын; Зиатдинов Риваль, Ибряев Антон - 2 нче урын; Зиатдинов Рамис - 3 урын, Бикбов Булат - 2 урын, Ганиев Руслан - 1 урын, Михайленко Роберт - 2 урын алды.

Фотолар: Шөгер ДООЦ

 


Нет комментариев